«Укырга, белергә һәм хәтердә сакларга»: танып белү сәгате (6+)

1 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Укырга, белергә һәм хәтердә сакларга» дигән танып белү сәгате үтте. Ил күләмендә һәм хәтта бар дөнья тарихына кереп калган вакыйгалар, кеше исемнәре, даталар бар. Алар турында китаплар язалар, риваятьләр сөйлиләр, шигырьләр иҗат итәләр. Иң мөһиме – аларны онытмыйлар. Чарабыз илебезне бөек Җиңүләргә илткән әнә шундый кешеләргә багышланды. 

Китапханәче балаларны үткәннәргә кечкенә генә экскурсия кылырга, тарих битләрен ачып карарга, рус җирен саклаучылар турында белергә чакырды. Очрашуда катнашучы яшь китап сөючеләр илебез өчен мөһим сугышлар, кыю ватандашларыбызның батырлыклары турында мәгълүмат алды. Электрон презентация һәм видеоязмалар белән үрелеп барган кызыклы чыгыштан соң, балалар шулай ук махсус стендта урнаштырылган тематик әдәбият белән таныша алды. Китапханәче укучыларга курку белмәс һәм фидакарь кешеләргә багышланган әсәрләр турында сөйләде, шулай ук Сергей Алексеевның берничә хикәясен укыды. Ул хикәяләр буенча фикер алышып, балалар чын ватанны саклаучы кыю, көчле һәм батыр, башкаларга үрнәк булырга тиеш дигән нәтиҗә ясады!

Поделиться: